"Россия – мөмкинлекләр иле" президент платформасы проекты – "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсы һәм Фәнни технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы хезмәттәшлек турында килештеләр.
Хәзер "Зур тәнәфес"тә катнашучылар автомат рәвештә ФТИ олимпиадасында да катнашачак. Бу хакта килешү Петербург халыкара икътисадый форумында имзаланды. Искәртеп узабыз, мәктәп укучыларының бер конкурстан икенчесенә шундый "җөйсез күчеш" идеясен агымдагы елның ФТИ Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасында җиңүчеләрнең берсе Андрей Пронин 1 июньдә "Зур тәнәфес" фестивалендә тәкъдим итте.
- Ике популяр конкурсның берләшеп эшләве технологик өлкәгә тагын да күбрәк укучыны җәлеп итәргә, киләчәк технологияләре дөньясын ачарга, перспектив юнәлешләр белән таныштырырга, аларны компанияләр белән бәйләргә һәм технологик ыргылыш өчен команда әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Россия яшьләре башлыгы Ксения Разуваева.
Бу ничек булачак соң? 2021 елда "Киләчәкне төзе!" һәм "Әйләнә-тирә дөньяны үзгәрт!" технологик трекларында кейслар сайлаган "Зур тәнәфес" конкурсантлары, чакыру этабын узып, ФТИ Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасының беренче турына автомат рәвештә эләгәчәк. Моның өчен "Зур тәнәфес" платформасының IT-системасын ФТИ Түгәрәк хәрәкәте "Талант" платформасы белән интеграцияләнәләр. Бу укучыларга "цифрлы эз" булдырырга мөмкинлек бирәчәк, алга таба үсеш траекторияләрен төзү уңайлырак булачак.
Аннары нәрсә? Олимпиадада катнашучылар командаларга җыелачак, технологик профильләр буенча реаль биремнәрне чишәчәк һәм җиңү өчен, югары уку йортларына кергәндә, БДИның 100 баллы өчен көрәшәчәк.
- Без "Зур тәнәфес" катнашучыларына киләчәк технологияләре бик кызыклы икәнен күрәбез, - дип шәрехли "Түгәрәк хәрәкәте" фәнни-техник тикшеренүләр институтының эшче төркеме лидеры Дмитрий Земцов. - Хәзер робототехника, ясалма интеллект, геномлы редакторлау, VR, космик инженерия һәм башкалар кызыксындырган һәркем берьюлы "Зур тәнәфес" белән параллель рәвештә, өстәмә адымнарсыз гына, Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасында катнашырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, "Зур тәнәфес”нең икенче сезонында катнашуга гаризалар җыю инде бара, хәзерге вакытта 2,3 миллионан артык укучы һәм көллият студентлары теркәлгән. Теркәлү 15 июньгә кадәр ачылды.
- "Киләчәкне төзе!" һәм "Әйләнә-тирә дөньяны үзгәрт!" трекларында катнашучылар өчен быел ФТИ Түгәрәк хәрәкәте экспертлары биремнәр белән бик кызыклы кейслар әзерләде. Шуның аркасында тагын да күбрәк укучы технологик өлкә белән кызыксына һәм бу үсеш траекториясен сайлар дип өметләнәбез, - дип билгеләде "Зур тәнәфес" АКБО генераль директоры Валерий Моргуновский.
Белешмә өчен
"Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсы 2020 елдан бирле уза. Икенче сезонда конкурс 12 юнәлеш буенча үтәчәк: фән һәм технологияләр, сәнгать һәм иҗат, журналистика һәм яңа медиа, урбанистика, тарихи хәтер, волонтерлык, сәяхәт һәм туризм, экология, сәламәт яшәү рәвеше, мәгариф технологияләре, эшмәкәрлек һәм дәүләт куркынычсызлыгы.
ФТИ Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы – Россиядә мәктәп укучылары өчен беренче команда инженерлык олимпиадасы. 2015 елдан бирле үткәрелә. Катнашучылар "киләчәк базарлары" үсеше белән бәйле 30 профиль буенча ярышалар: пилотсыз очкычлардан һәм виртуаль чынбарлыктан алып big data һәм нейротехнологияләргә кадәр.