Татарстанда 261 млн сумга җиде район мәктәбе ремонтланачак

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Татарстан районнарында 261 млн сумга җиде мәктәп ремонтланачак. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Төзелеш-монтаж эшләрен һәм капиталь ремонт буенча башка эшләрне башкару, шул исәптән җиһазлар урнаштыру һәм монтажлау. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 261 607 942 сум тәшкил итә, - дип хәбәр ителә документларда.

Әлмәт районында Иске Суркино мәктәбен ремонтлауга – 20 млн сум, Бөгелмә районында Подгорненская мәктәбенә – 27,3 млн сум акча тотылачак. 3 нче Биектау урта мәктәбенә – 20,1 млн сум, Лениногорск районының Федотовка мәктәбенә – 29,7 млн сум, Ютазы районындагы Урыссу бистәсендәге  башлангыч мәктәп бинасы – 79,3 млн сум, Минзәлә районында Горячев исемендәге Коновалово мәктәбенә – 52,5 млн сум, ә Саба районындагы Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбенә – 32,5 млн сум.

Ремонт өчен акча ТР бюджетыннан биреләчәк. Барлык эшләрне 2021 ел ахырына тәмамларга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International