Татарстан укучыларын «ӨЧ АДЫМ» Бөтенроссия челленджында катнашырга чакыралар

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

7 июньнән 3 атна дәвамында барлык теләге булган яшүсмерләрне «ӨЧ АДЫМ» Бөтенроссия челленджында катнашырга чакыралар. Ул  яңа дуслар табуны яки мохтаҗларга ярдәм итүне күз уңында тота.

Проект авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан тәкъдим ителде һәм “Үзиреклеләр – балаларга” илкүләм акциясе кысаларында беренче тапкыр уздырыла. Чара «ВКонтакте» төркемендә «3 атна - 3 адым» принцибы буенча уздырыла.

Һәр этапта билгеле бер бирем бирелә.

1 адым: 7-13 июнь "ДУСТЫҢНЫ ТАБАРГА" – яшүсмергә дус табу һәм аның белән сөйләшергә, бергә килеп туган хәлдән чыгу юлын табу өчен сүзләр сайлап алу йөкләмәсе бирелә.

2 адым: 14-20 июнь "СЕРЛЕ ДУС" – яшүсмергә "яшерен дусты" кем икәнен белмәсен өчен бер-берсенә бүләк ясарга бирем бирелә. Бүләк дусны сөендерергә һәм аның хыялын тормышка ашыруда ярдәм итәргә тиеш. Ул һичшиксез матди булырга гына тиеш түгел. Бүләкне үз кулларың белән, дусларны һәм ата-аналарны җәлеп итеп эшләргә мөмкин.

3 адым: 21-27 июнь "ДУС БЕЛӘН ОЧРАШУ" – яшүсмергә бирем бирелә – "ВКонтакте" социаль челтәрендә үзенең яшерен дусты һәм аның иң яхшы сыйфатлары, үзеңнең яхшы эшләрең, битарафлылыкны  җиңеп чыгуың турында "Үзиреклеләр – балаларга” бергәлегендә яңалык әзерләргә һәм урнаштырырга, аның өчен "яхшылык" һәм "үзирекле" нәрсә ул, яхшы гамәлләр кылгач үз-үзеңә нинди яңалык ачуың турында  сөйләргә кирәк.

Челленжга йомгак 2021 елның июль-август айларында ясалачак. Бүләкләү сентябрьдә «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә «Бумеранг» балалар һәм яшүсмерләр экран иҗаты XVI Бөтенроссия ачык фестиваль-форумында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International