«Россия ел тәрбиячесе» конкурсының финал сынауларын уздыру тәртибенә төзәтмәләр кертеләчәк

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

«Россия ел тәрбиячесе» конкурсының финалын уздыру тәртибендә үзгәрешләр ике сынауга кагылачак – «Мастер-класс» һәм «Ток-шоу», калган этаплар элеккеге кебек үк үткәреләчәк. Тиешле карарны "Россия ел тәрбиячесе" конкурсының оештыру комитеты әгъзалары кабул итте.

Һөнәри ярышның финалы 2021 елда сентябрь-октябрьгә планлаштырылган, ул читтән торып һәм турыдан-туры турларны да үз эченә ала. Ачык этап Краснодар краенда октябрь башында узачак.

 "Без конкурс иң югары дәрәҗәдә узсын өчен барысын да эшләячәкбез. Ышанам ки, Сочи конкурс чаралары өчен искиткеч мәйданчык булачак», - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев. Бөтенроссия мәгариф профсоюзы берлеге рәисе Галина Меркулова ассызыклаганча, конкурс даими камилләшә, ә барлык һөнәри сынаулар заман таләпләренә туры килә.

Читтән торып эшләнелгән турның беренче сынауында тәрбиячеләр үзләренең интернет-портфолиосын, икенчесендә – "Мин - педагог" видеоролик-үзпрезентациясен тәкъдим итәчәк. "Видеороликлар – конкурсантларның визит карточкаларын – ачык кулланылышта, социаль челтәрләрдә урнаштыру планлаштырыла, бу киң җәмәгатьчелеккә илнең тәрбиячеләре белән танышырга, мәктәпкәчә белем бирү педагогы һөнәренең мөһимлегенә һәм әһәмиятенә игътибар итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип ачыклык кертте Россия мәгариф министрлыгының халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты директоры Сергей Шатунов. Тур барышында конкурсантларны берничә сынау көтә. Аларның икесе – "Минем педагогик табыш" һәм "Балалар белән педагогик чара" – традицион форматта узачак, ә "Мастер-класс" һәм "Ток-шоу" уздыру тәртибенә төзәтмәләр кертеләчәк. Конкурсны уздыру тәртибенең йомгаклау версиясе Россия мәгариф министрлыгының рәсми сайтында һәм «Россия ел тәрбиячесе» конкурсының рәсми сайтында урнаштырылачак.

 Белешмә өчен

“Россия ел тәрбиячесе” бөтенроссия һөнәри конкурсы 2010 елдан бирле уздырыла. Гамәлгә куючылар – Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Бөтенроссия мәгариф һөнәри берлеге. 2020 елда Краснодар краеның 41 муниципаль берәмлеге балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Быстрюкова җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International