Казанда сигез балалар бакчасы төзелә

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Казанда яңа балалар бакчалары барлыкка киләчәк. Башкалада барлыгы шундый сигез объект сафка басачак, алар арасында шәһәрнең Совет районында Петр Полушкин урамында 220 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы да бар. Бер ай дәвамында биредә барлык төзү-монтаж эшләре төгәлләнергә тиеш.

Проект нигезендә, яңа бинада 6 ясле төркеме һәм шул кадәр үк өлкәнрәкләр төркеме урнашачак. Учреждениедә музыка сыйныфы, спорт залы, ашханә, шулай ук логопед һәм психолог кабинетлары булачак.

Тышкы якта балалар мәйданчыгын төзү, шулай ук күләгәлекләр, таганнар һәм таулар урнаштыру планлаштырыла. Моннан тыш, балалар бакчасы видеокүзәтү камералары һәм ачкычсыз керү йозаклары белән җиһазландырылачак.

Хәзерге вакытта барлык эшләрнең 65% тан артыгы төгәлләнгән инде. Объектны бу ай ахырына файдалануга тапшыру планлаштырыла. Аннан соң кирәкле документларны рәсмиләштерү этабы башланачак. аннанБу эшләрдән  соң балалар бакчасы үзенең ишекләрен ача алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International