Яңа уку елына Казанның мәктәп ашханәләрендә утырту урыннары саны 2730-га артачак. 1750 яңа урын ашханәләрдә 43 мәктәпне капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә барлыкка киләчәк, тагын 980 урын – «Салават күпере» һәм «Арт-сити» торак комплексларында ике яңа мәктәп ачылу сәбәпле. Шулай ук 175-нче номерлы гимназиядә ашханә ремонтланачак.
Илсур Метшин шәһәр мәктәпләрендә ремонт эшләренең барышын контрольдә тотты. Ул билгеләп үткәнчә, Казанда туучылар саны арту сәбәпле, ел саен укучылар саны арта һәм, нәтиҗәдә, мәктәп ашханәләрендә урыннар җитмәү арта. Әйтик, биш ел элек шәһәр мәктәпләрендә 130 мең укучы исәпләнгән булса, быел – 150 мең бала, ә 2025 елда парталар артына 195 мең укучы утырачак.
Быел Казанда 43 мәктәп ашханәсен ремонтлауга 297,4 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Бүген төшке аш залларын шәһәрнең 12 мәктәбендә киңәйтү мөмкинлеге бар: Заллар эчке планлаштыру, чиктәш кабинетларны кушу хисабына киңәя. Мәктәпләрдә кушылган биналарның гомуми мәйданы 250 квадрат метрга якын тәшкил итәчәк.
Мэр билгеләп үткәнчә, Казанда мәктәп рестораннары саны артачак. Шәһәрдә җәйге каникулларга кадәр аларның саны 66 булса, 1 сентябрьгә аларның саны 112гә кадәр артачак. Исегезгә төшерәбез, бу проект 2012 елдан Казанда гамәлгә ашырыла. Элеккеге төссез ашханәләр яңартылганнан соң модалы, якты дизайн, эргономик җиһазлар, заманча декор элементлары ала, алар җылы атмосфера тудыра, һәм, әлбәттә, заманча кухня җиһазлары белән тәэмин ителә.
Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментынан хәбәр итүләренә караганда, азык-төлек блогларының төрле төсләрдәге әзер проектлары бар. Һәр мәктәп үз төсен сайлый алачак. Шулай ук мәктәпләргә татар һәм рус телләрендә белем бирү постерларын тәкъдим ителәчәк, алар шулай ук үзләренә ошаганнарын сайлап ала алачаклар. Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты бюджеты хисабына азык-төлек блоклары өчен 32 млн сумга җиһазлар куелачак.