Бердәм дәүләт имтиханы – авыл укучылары өчен илнең иң яхшы югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге. Бу хакта “Белем бирү мохите” онлайн-программасында Татарстан Республикасы Алабуга районы Танай урта мәктәбе директоры Виталий Вегера әйтте.
Виталий Вегера сүзләренчә, БДИ штат режимында һәм барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп уза. Быел Танай урта мәктәбен алты кеше тәмамлый, аларның бер өлеше педагогик вузларга керә.