БДИ штат режимында уза — Оксана Решетникова

2021 елның 12 июне, шимбә

2021 елда аттестация кампаниясе штат режимында уза. Бу хакта «Белем бирү мохите» онлайн-программасы эфирында Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) директоры Оксана Решетникова сөйләде.

Бердәм дәүләт имтиханын уздыру үзенчәлекләре узган елдагы кебек үк эпидемиологик вәзгыятькә бәйле: термометрия, аудиторияләрдә аерым утыру – болар барысы да балаларның сәламәтлеген саклау өчен эшләнә. "Контроль үлчәү материалларының барлык вариантлары мәктәп программасына туры килә, һәм бер төбәктә биремнәр гадирәк, ә икенчесендә катлаулырак булу мөмкин түгел", — дип шәрехләде Оксана Решетникова.

 

ФИПИ директоры искәртеп узганча, имтихан материалларында ачык җавап биремнәре булу – Россия аттестация системасының бер үзенчәлеге. Чыгарылыш сыйныф укучылары  белемнәрен генә түгел, фикер йөртү, чагыштыру, үз карашларын исбатлау һәм үз позицияләрен дәлилләү осталыгын да күрсәтә ала. Бу БДИның югары балларына дәгъва кылучылар өчен аеруча актуаль.

«Шуңа күрә күп кенә мондый биремнәрне политомия системасы буенча бәялиләр: чыгарылыш сыйныф укучылары җавапның тулылыгы һәм корректлылыгына карап 1 дән 3-4 балл алырга мөмкин», - дип белдерде Оксана Решетникова.

Ул шулай ук БДИ процедурасының даими камилләшүенә игътибарны юнәлтте, КИМ структурасы алдан ук билгеле, биремнәр банкын формалаштыру өстендә экспертлар эшли, БДИ биремнәренең ачык банкы булдырылган һәм эшли һәм балалар өчен әзерләнү мөмкинлеге бар.

Аттестация кампаниясе вакытында БДИның максатчанлыгы турында фикер алышуга килгәндә, бу, Оксана Решетникова фикеренчә, укучылар һәм аларның гаиләләрендә өстәмә стресс тудыра.

"Бу вәзгыятьтә мораторий булырга тиеш, барлык мәсьәләләр хакында имтиханнар вакытында түгел, ә, мәсәлән, БДИ циклыннан соң фикер алышынырга тиеш. Тулаем алганда, БДИ төрле төбәкләрдәге балаларның югары уку йортларына керү өчен тигез шартлары булсын өчен барлыкка килде, һәм имтихан бу функцияне бик яхшы үти ", - дип йомгаклады ФИПИ директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International