Студентлар төзелеш отрядларында катнашучылар һөнәри әзерлек курсларын уза алачак

2021 елның 11 июне, җомга

Студентлар төзелеш отрядларында катнашучылар махсус һөнәри әзерлек курсларын уза алачак. Премьер-министр Михаил Мишустин тиешле грантларны бирү кагыйдәләрен раслады.

Укулар төзелеш отрядларында эшләү өчен кирәкле күнекмәләрне формалаштыра торган программалар буенча үткәрелергә тиеш. Укытуның уртача озынлыгы ике ай тәшкил итәчәк. Грантларны махсус сайлап алу узган уку йортлары алачак.

2021 елда төзелеш отрядчыларын укытуга хөкүмәт 49 миллион сум юнәлдерәчәк, 2022 елда – 710 миллион, 2023 елда – 759 миллион.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International