Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында 27,3 млн сумга Подгорненская мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Бөгелмә районының Подгорная  мәктәбендә республика программасы буенча капиталь ремонт бара. Уку йортын яңартуга Татарстан бюджетыннан 27,3 млн сум акча бүлеп бирелгән.

"Узган ел мәктәп "Мәгариф" илкүләм  проектының "Заманча мәктәп" федераль программасы катнашучысы булды. 1 сентябрьдә мәктәптә "Үсеш ноктасы" цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге ачылды. Ремонт эшләре 1,2 млн сумга башкарылган, 1,6 млн сумга җиһазлар сатып алынган ", - дип ачыклык кертте чыганак.

Мәктәп педагоглары «Технология», «Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре», «Информатика» предметлары, шулай ук балаларга өстәмә белем бирүне оештыру буенча квалификация күтәрүне уздылар.

2020/2021 уку елында мәктәп укучыларының сыйфатлы гомуми белем алу, шулай ук өстәмә программалар – «Шахмат», «Робототехника», «Краеведение» үзләштерү мөмкинлеге барлыкка килде.

Моннан тыш, мәгариф оешмасының районның барлык мәктәпләре белән үзара хезмәттәшлеге оештырылды. Уку елы дәвамында укучылар һәм педагоглар, шулай ук бистә кешеләре белән чаралар үткәрелде. Мәктәпнең эш тәҗрибәсе «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре челтәрендә белем бирү эшчәнлеге белән идарә итүдә яңа алымнарны үзләштерү темасы буенча Бөгелмә районы мәктәпләре җитәкчеләре өчен семинарда тәкъдим ителде.

 «2020-2021 уку елында мәктәп укучылары һәм педагоглары цифрлы һәм гуманитар юнәлешләрнең республика һәм муниципаль конкурсларында, спорт ярышларында актив катнашты», - дип билгеләп үттеләр мәгариф учреждениесендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International