Казанның сәнгать училищесы студентлары мәктәп ашханәләренең дизайн-проектларын эшләде

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укучылары Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшинага мәктәп ашханәләренең үз дизайн-проектларын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр ителә Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының рәсми сайтында.

Якын киләчәктә экспертлар иң яхшы эшләрне билгеләячәк, аларның авторларына Казан мәктәпләрендә үз идеяләрен тормышка ашыру тәкъдим ителәчәк. Яңа уку елы башына мәктәп ашханәләрендә утырту урыннары саны 2730га артачак, шуларның 1750е – ремонт хисабына һәм «Салават күпере» һәм «Арт-сити» торак комплексында 980 урынга яңа мәктәпләр ачылу нәтиҗәсендә. Шулай ук 175 нче гимназиядә дә ремонт ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International