Казан укучылары IT-юнәлешләр буенча бушлай укый алачак

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Халыкара компетенцияләр үзәгендә – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында IT-cube балалар иҗат үзәгенә укырга җыю ачылды. Курсларга кушылырга һәм программалаштыру, челтәрләр администрацияләү, робототехника, виртуаль чынбарлык һәм башка юнәлешләрдә төп күнекмәләрне 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар бушлай үзләштерергә мөмкин.

Балалар җиде юнәлешнең берсен сайларга мөмкин: Java программалаштыруы (12 яшьтән), системалы администрирование (12 яшьтән), кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү (13 яшьтән), роботларны программалаштыру (мобиль робототехника, 6 яшьтән), VR/AR кушымтасын эшләү (12 яшьтән), Python программалаштыру (14 яшьтән) һәм мобиль эшләнмәләр (14 яшьтән). Укуга сылтама буенча язылырга мөмкин.

Укулар сентябрьдә башлана. Шушы вакыт эчендә IT-cube ның чыгарылыш укучылары 2 меңнән артык бала булды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International