РФ президенты Владимир Путин мәгариф министры Сергей Кравцов белән эшлекле очрашу вакытында "Ел укытучысы" педагогик конкурсын статик түгел, ә җанлы һәм мавыктыргыч итәргә кирәк, дип белдерде.
"Карагыз, табигать белемендә, гуманитар фәннәрдә шулкадәр күп кызыклы юнәлешләр бар. Анда конкурсның һәр этабын мавыктыргыч, танып белүле һәм тшэсирле итәргә мөмкин ", - дип kremlin.ru сайты дәүләт башлыгының чыгышыннан өземтә китерә.
Ел укытучысы Россиядә – ел саен үткәрелә торган бөтенроссия конкурсы, аның максаты – иң яхшы мәктәп укытучыларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның тәҗрибәсен тарату һәм педагог һөнәренең абруен күтәрү. Ул 1992 елдан бирле уздырыла.
Мәгариф министры кайбер каналларның һәм интернет-басмаларның конкурсның һәр этабын ел дәвамында трансляцияләячәге турында сөйләде. Аның фикеренчә, конкурс шулай ук мәктәп укучылары өчен дә кызыклы һәм мөһим булырга мөмкин, алар үз тормышын укытучы һөнәре белән бәйләргә тели.
Путин билгеләп үткәнчә, бу конкурсны төбәк һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары аша да трансляцияләргә мөмкин.
"Бу һөнәрнең абруен күтәрәчәк", - дип килеште Кравцов. Ул шулай ук Бөтенроссия эксперт педагогия советы төзелүен хәбәр итте, анда тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алынган һәр төбәкнең икешәр укытучысы керде.
Моннан тыш, «Ел укытучысы» конкурсының алдагы елларында җиңүчеләрнең барысы да дәүләт тарафыннан гамәлгә ашырыла торган мәгариф проектлары турында фикер алышу өчен бергә җыелды. Ел укытучылары яңартылган “Белем” җәмгыятенең лекцияләрендә катнашачак, телевидениедә һәм министрлык сайтында аларның ачык дәресләре оештырылачак.