Агымдагы ремонт эшләре Казанның 201 мәгариф учреждениесендә планлаштырылган

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

2021 елда агымдагы ремонт эшләре  201 Казан мәгариф учреждениесенә кагылачак. Бу максатлар өчен республика һәм шәһәр бюджетларыннан 291 млн.сум бүлеп бирелгән.

Мәктәпләрдә сентябрь аена түбәләр һәм санитар узеллар ремонтланачак, янгынга каршы ишекләр һәм эвакуация баскычлары урнаштырылачак һәм алыштырылачак, яңа күләгәлы ышыклыклар  урнаштырылачак. 13 мәгариф учреждениесендә киртәләрне ремонтлау буенча 25 млн. сумлык эшләр планлаштырылган.

2021 елда вентиляция системасын торгызу буенча сынау программасын гамәлгә ашыруга шәһәр бюджетыннан 25 млн. сум бүлеп бирелгән. Ул 128 мәгариф учреждениесен, шул исәптән 102 балалар бакчасын колачлый. Дым барлыкка килүгә һәм сәламәтлек өчен зарарлы гөмбәләрдән котылу  өчен калориферларны алыштыру, автоматика урнаштыру эшләре башкарылачак, шулай ук вентиляция шахталары һәм катнашу төеннәре торгызылачак.

16 мәктәп спорт залын ремонтлауга 86 млн сум бүлеп бирелгән. Биредә гомумтөзелеш эшләре үткәрүдән тыш, сантехника һәм электр челтәрләре алмаштырылачак, вентиляция системалары ремонтланачак һәм урнаштырылачак, шулай ук спорт җиһазлары алуда ярдәм итәчәкләр. Шулай ук «Уңайлы мохит» программасы буенча 15 балалар бакчасы һәм 11 мәктәп пандуслар белән җиһазландырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International