Казанда 25 мәктәп капиталь ремонтлауга мохтаҗ

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Казанда 30 ел элек төзелгән 25 мәктәпкә ремонт кирәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган киңәшмәдә социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча шәһәр департаменты директоры Петр Королев сөйләде.

“Хәзерге вакытта шәһәр территориясендә 30 елдан артык кулланыштагы булган 25 мәктәп комплекслы капиталь ремонтка мохтаҗ", — дип аңлатты докладчы.

Гомуми белем бирү учреждениеләренә түбәләрне ныгыту, тузган инженерлык челтәрләрен һәм түбә конструкцияләрен алыштыру, асфальт-бетон өслеген ремонтлау белән бәйле ремонт таләп ителә.

“2022 елга планлаштырылган финанслау лимиты 400 млн.сум тирәсе, шундый бер мәктәпне ремонтлау өчен генә җитәчәк", — дип билгеләп үтте спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International