2021 елның 27-29 май көннәрендә Зәй муниципаль районында мәктәп укучыларының «Президент спорт уеннары» Бөтенроссия спорт уеннарының төбәк этабы финалы узды.
Ярышларда Азнакай, Актаныш, Зәй, Мамадыш, Мөслим, Теләче, Саба, Ютазы муниципаль районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән 9 команда катнашты.
Ярышларда катнашучыларның гомуми саны 108 кеше.
Ярышларны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашты.
Ярышта катнашучылар: 2006-2007 елларда туган бер гомуми белем бирү оешмасы укучылары
Ярышларның спорт программасы:
җиңел атлетика буенча ярышлар:
600/800 м йөгерү (егетләр/кызлар);
60 м га йөгерү (егетләр, кызлар);
озынлыкка сикерү (егетләр, кызлар);
туп ыргыту (егетләр, кызлар).
җиңел атлетика эстафетасы
баскетбол 3х3
волейбол
өстәл теннисы
йөзү (сайлау буенча)
мини-футбол (сайлау буенча)
Ярыш нәтиҗәләре:
1 урын – Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе;
2 урын – Чаллы шәһәренең “26 нчы гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
3 урын – Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының «4 нче Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Ярышларда җиңүчеләр республиканы 2021 елның сентябрендә Анапа шәһәренең «Смена» Бөтенроссия балалар үзәге базасында узачак Бөтенроссия финалында тәкъдим итәчәк.