Балалар лагерьларына юллама бәясенең 50% ын кайтаруга гаризаларны 15 июньнән рәсмиләштерергә мөмкин, дип хәбәр итте Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова.
Ул гражданнар үз балалары өчен алган юлламалар саны 100 мең кешедән артып китүен билгеләп үтте. Ата-аналарга 1,5 миллиард сумнан артык әйләнеп кайтачак.
"Программа башалнып кына китте, алда әле җәй, әмма ул инде бик яхшы динамика күрсәтә, ул инде төп кешбэк программасы буенча караганда 2-2,5 тапкыр югарырак. Аерым шуны әйтәсем килә, президент йөкләмәсе буенча без шулай ук балалар кешбэкы программасын эшләтеп җибәргәнче юлламалар алган ата-аналарга, ягъни 25 майга кадәр, чыгымнарның бер өлешен компенсациялибез. 15 июньнән 20 октябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре сайтында акчаларның бер өлешен кайтаруга гариза бирергә мөмкин булачак ", - диде Зарина Догузова.
Программа 25 майда башланып, 15 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Программа нигезендә балалар лагерьларына түләнгән юлламалар бәясенең 50%ы кире кайтарылырга тиеш. 20 мең сумга кадәр кайтарырга мөмкин булачак. Юлламага тотылган акчаның бер өлеше автомат рәвештә "Мир" картасына биш эш көне дәвамында күчереләчәк. Программадан 350 меңнән артык гаилә файдалана алачак. Программада катнашучы регионнар исемлеген Туризм буенча федераль агентлык билгеләячәк.
Элегрәк Россия президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламаны игълан итү барышында балалар ялын мөмкин кадәр уңайлырак, җайлырак итәргә кирәк, дип белдерде. Ул быел балалар җәйге лагерьга йөргәндә юллама бәясенең яртысын кире кайтарырга тәкъдим итте.