ЮХИДИ башлыгы мәктәпләргә машина йөртү дәресләрен кайтарырга тәкъдим итте

2021 елның 18 июне, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников мәктәпләргә машина йөртү дәресләрен кайтарырга тәкъдим итте. Бу барлык укучыларның грамоталылыгын һәм куркынычсызлыгын арттырып кына калмыйча, аларга аттестат белән бергә 17 яшьтән машина йөртү таныклыгын алырга да мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде генерал.
"Юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм төп машина йөртү күнекмәләренә өйрәтү өзлексез булырга тиеш. Гаиләдә һәм балалар бакчасыннан башлап, ул мәктәпләрдә, яшь хәрәкәт инспекторлары отрядларында, яшүсмерләр автомобиль мәктәпләре ассоциацияләрендә дәвам итәргә тиеш", - дип китерә Михаил Черников сүзләрен  агентлык.
Аның фикеренчә, мондый дәресләрне сыйныфтан тыш үткәрергә мөмкин. Кайбер төбәкләрдә экспериментны училищены тәмамлаганнан соң автомобиль йөртү таныклыгы алырга теләгән кадет корпусларыннан башларга мөмкин.

"Машина йөртүче һөнәрен алган чыгарылыш сыйныф укучысы үзен тизрәк белгеч буларак күрсәтә һәм предприятиедә, оешмада, фирмада эшли башлый. Ниһаять, мондый белгечлеккә армиядә ихтыяҗ зур", - дип ассызыклады Дәүләт автоинспекциясе башлыгы.
Мондый җитди этаплы әзерлекне узган балигъ булмаган балалар автомәктәптә имтихан тапшыра һәм машина йөртү таныклыгын алып кына калмыйча, бәлки, юл хәрәкәтендә ныклы әзерлекле катнашучы да булыр, дип саный Михаил Черников.
Ул шулай ук Дәүләт автоинспекциясе ярдәме белән инде хәзер үк иң массакүләм яшүсмерләр хәрәкәтләренең берсе — "Юл хәрәкәтнең яшь инспекторлары" эшләвен искә төшерде. Бөтен ил буенча отрядларда 433 меңнән артык яшүсмер шөгыльләнә, алар юл йөрү кагыйдәләрен һәм юлда куркынычсызлык  нигезләрен өйрәнә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International