Бүген РФ халыкларының туган телләрне саклау һәм өйрәнү фонды ел саен уздырыла торган «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә катнашачак

2021 елның 19 июне, шимбә

Бүген 12:30 дан 13:15 сәгатькә кадәр РФ халыкларының туган телләрне саклау һәм өйрәнү фонды ел саен уздырыла торган "Кызыл мәйдан" китап фестивалендә катнашачак. Чара "Ватан тарихы" юнәлеше кысаларында узачак.

Фестиваль мәйданчыгында Фонд тарафыннан ярдәм ителә торган проектлар тәкъдир ителәчәк. Программада РФ халыкларының туган телләрне саклау һәм өйрәнү фондының попечительләр советы әгъзасы, әдәбият һәм рус теле укытучыларының Бөтенроссия ассоциациясе Координация советы рәисе, А.И.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының ЮНЕСКО кафедрасы профессоры Людмила Васильевна Дудова, РФ халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фондының башкарма директоры Светлана Анатольевна Нуждина чыгышлары планлаштырылган.

Спикерларның чыгышлары кысаларында “Россия халыкларының туган телләрен өйрәнү: тарих һәм хәзерге халәт” дигән доклад тәкъдим ителәчәк. Анда Россия халыкларының туган телләрен һәм әдәбиятын гомуми белем бирү системасында өйрәнү тарихы, Россиянең язусыз  халыкларында язу формалашу, туган телләр һәм туган әдәбиятлар буенча укыту-методик ярдәмлек мәсьәләләре, шулай ук Россия Федерациясе мәктәпләрендә туган телләрне һәм туган әдәбиятларны укытуның заманча торышы мәсьәләләре яктыртылачак.

Чара барышында Казанның 149 елгы лицееның 1 сыйныф укучысы Әмир Шакиров татар телендә А. С. Пушкинның «У лукоморья дуб зелёный... » дигән шигырен укый. (Руслан белән Людмила поэмасыннан өзек).

Әмирнең чыгышы белән видеоролик фестивальнең Мәскәүдәге Кызыл мәйдандагы барлык көннәрендә трансляцияләнәчәк һәм РФ халыкларының туган телләрне саклау һәм өйрәнү фонды тарафыннан тәкъдим ителәчәк. Офлайн режимында катнашу өчен https://bookfestival.ru. сайтында теркәлергә кирәк.

Чараны онлайн режимында трансляцияләүне https://youtu.be/RMh6bi9za0 сылтамасы буенча туры эфирда күрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International