Кайбер төбәкләрнең урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә документлар кабул итү башланды инде. Илнең барлык көллиятләрендә ул 20 июньнән дә соңга калмыйча башланырга тиеш. Кабул итүнең гамәлдәге тәртибе документларны тапшыруның көндезге вариантын да, шулай ук электрон почта яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша да күздә тота.
Россия мәгариф министрлыгы төбәкләргә хәзерге эпидемиологик шартлар белән бәйле рәвештә документларны электрон формада кабул итүне оештыру турында тәкъдимнәр җибәрде.
Урта һөнәри белем бирү системасында урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы 3611 белем бирү оешмасы эшли, шуларның 3273 – профессиональ белем бирү оешмалары, 338 – югары белем бирү мәгариф оешмалары. Урта һөнәри белем бирү программалары буенча укучыларның гомуми контингенты 3,3 млн. нан артык кеше тәшкил итә.
Һөнәри белем бирү оешмаларына керүчеләр саны ел саен арта бара. Әйтик, 2017 елда укырга керүчеләр саны — 960 меңнән артык, 2018 елда — 990 мең, 2019 елда — миллионнан артык, 2020 елда – 1,2 миллион кеше.