БДИның чит телләр буенча телдән өлеше 21 һәм 22 июньдә узачак

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Чит телләр буенча бердәм дәүләт имтиханының телдән өлеше ике көн - 21 һәм 22 июньдә узачак. Катнашучылар имтиханның язма өлешен 18 июньдә тапшырдылар.

Чит телләр буенча БДИ инглиз, француз, немец, испан һәм кытай телләре буенча үткәрелә. Имтиханның телдән өлешен катнашучылар үз теләкләре белән тапшыралар. Максималь бәя — 20 балл.

Инглиз теле буенча БДИның телдән өлешен тапшыруга 102 меңгә якын кеше гариза биргән, бу язма имтиханда катнашучылар санына тигез. Башка телләр буенча катнашучылар саны шулай ук БДИның язма өлешен тапшыручылар саны дәрәҗәсендә.

Инглиз, немец, француз һәм испан телләре буенча имтиханның телдән өлеше — 15 минут, кытай телләре буенча 12 минут дәвам итә. Имтихан үткәрү өчен 21 июньдә  2,3 меңнән артык пункт файдаланылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International