Бүген Татарстанның ике меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы чит телләр буенча БДИ тапшыра ("Сөйләм" бүлеге)

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Бүген 21 һәм 22 июньдә чит телләр буенча ("Сөйләм" бүлеге) БДИны Татарстанның ике меңнән артык  чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра: 1984 укучы – бу агымдагы уку елы чыгарылыш сыйныф  укучылары, 204 кеше – узган елгы чыгарылыш укучылары һәм көллиятне һәм техникумнарны тәмамлаучылар – 17 студент.

Инглиз телен 2164 катнашучы тапшыра, немец телен – 15, француз телен – 18, җиде кеше кытай телен һәм берсе испан телен тапшыра.

Имтиханнар ике көн дәвамында 57 пунктта, җаваплар яздырыла торган махсус станцияләрдә узачак. Имтиханнар кабул итү пунктларында 2690 педагог катнаша. Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана.

Чит телләр буенча (кытай теленнән тыш) телдән имтихан озынлыгы – 15 минут, кытай теленнән – 12 минут. Чит телләр буенча БДИның минималь бусагасы телдән һәм язма өлешне исәпкә алып – 22 балл.

2021-2022 уку елына Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы карамагындагы югары уку йортларына укырга кабул ителгәндә БДИ балларының минималь саны, чит телләр буенча – 30 балл.

Чит телләр буенча 18, 21, 22 июньдә үткән БДИ нәтиҗәләре  2021 елның 7 июленнән дә соңга калмыйча билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International