21 июньдә Татарстанда 2021 елның 7 июнендәге профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ нәтиҗәләре расланды.
Имтиханда 9462 кеше катнашты. 100 баллга 13 катнашучы ия булды (2020 елда — 19).
99 баллны 14 катнашучы алды. 80 һәм аннан күбрәк балл җыючылар — 1575 кеше (16,65%), 2020 елда югары балл җыючылар — профильле математика буенча БДИда катнашучыларның 12,66%ы.
Татарстанда профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИның уртача баллы — 61,47 (2020 елда - 59,5). 13 катнашучы, объектив сәбәпләр аркасында, имтиханны вакытыннан алда тәмамлау турында Актны рәсмиләштереп, сәламәтлек торышы буенча имтиханны вакытыннан алда төгәлләде. Бу катнашучылар математика буенча резерв көннәрдә кабат БДИга кертелгән.
304 катнашучы (3,22%) 27 балл бусагасын уза алмады.
Имтиханны үткәрү тәртибен бозган өчен 1 катнашучы аннан чыгарылды.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә белергә мөмкин, БДИ катнашучылары барысы да — Рособрнадзорның «ГИА» бүлегендә рәсми сайтында http://obrnadzor.gov.ru/gia/gia-11/rezultaty/ һәм http://checkege.rustest.ru/. Шулай ук «РЦМКО» ДБУ сайтында «Бердәм дәүләт имтиханы» бүлегендә http://rcmko.ru/ege/ бүлегендә имтихан нәтиҗәләрен алу өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасына күчү каралган.
Куелган баллар белән килешмәү турындагы профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ катнашучылары апелляциясе 2021 елның 23 һәм 24 июнендә эш көннәрендә кабул ителәчәк.
2021 елда профильле дәрәҗәдәге математика сайлау предметы булып тора, шуңа күрә нәтиҗәне яхшырту өчен математиканы бары тик бер елдан, 2022 елда гына үзгәртеп булачак.