Татарстан югары уку йортлары быел 20%ка күбрәк бюджет урыннары алды

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

2021-2022 уку елына Татарстан вузларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20%ка диярлек күбрәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Шул исәптән 200гә якын урын дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары алды, — дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры. - Быел бакалавриат һәм специалитет белем бирү программалары буенча укырга кабул итүнең контроль саннары сизелерлек артты".

Һадиуллин, гадәттәгечә, федераль бюджет хисабына кабул итүнең контроль саннары буенча Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан милли тикшеренү техник университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты лидер-югары уку йортлары булып тора, дип ассызыклады.

 

"Бюджет урыннарының күбесе инженер-техник әзерлек юнәлешләренә һәм педагогикага туры килә. Бу – мәгариф һәм педагогик фәннәр, информатика һәм исәпләү техникасы, [имия технологияләре, электр һәм җылылык энергетикасы, машина төзелеше кебек эреләндерелгән белгечлекләр төркемнәре», — дип билгеләп үтте министр.

Быел Татарстанда 44 вуз һәм аларның филиалы абитуриентлар кабул итә. Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм көндезге бюджет формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International