Татарстанда фәннәрне тирәнтен өйрәтүче мәктәпләр өчен грант булдырылды. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
"Математик, табигый-фәнни һәм технологик профильләр предметларын тирәнтен өйрәнгән башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырган гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итүгә" грантны гамәлгә куярга", - диелә документларда.
Грантның гомуми күләме 195,4 млн сум тәшкил итә. Ел саен сайлап алу йомгаклары буенча бер грант биреләчәк. Ярдәмне лицензиясе, уку нәтиҗәләре буенча уңай динамикасы һәм олимпиадаларда укучыларның нәтиҗәлелеге булган мәгариф учреждениеләре ала алачак.