Татарстанда «Ворлдскиллс технологияләре үзәге» һөнәри осталыкны үстерү үзәге барлыкка килде, диелә республика Хөкүмәте карарыннан алынган мәгълүматларга караганда.
Оешманы булдыру Татарстанда һәм Россия Федерациясендә WorldSkills хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итәчәк. Документта үзәк WorldSkills стандартлары буенча әзерлекнең эталон программаларын эшләү, апробация һәм гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк диелә.
Гамәлгә куючының функцияләре һәм вәкаләтләре Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына бирелде. Ай дәвамында ТР Хөкүмәтенә оешманың күзәтү советы составы буенча тәкъдимнәр кертелергә һәм аның уставы расланырга тиеш.