Илсур Һадиуллин вакцинация турында: «Мин үзем прививка ясаттым, бернинди проблемалар да юк»

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Covid-19дан прививка ясатуы турында сөйләде һәм башкаларны да вакцинация үтәргә чакырды. Бу хакта министр бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде.
"Вакцинация — ул беренче мәсьәлә. 8 июньдә мин үзем прививка ясаттым. Менә күрегез, сезнең белән утырам, бернинди проблемалар да юк. 29ы икенче прививка булачак. Гәрчә, минем антитәнчекләр булса да, без прививка ясаттык. Безнең министрлыкта хезмәткәрләрнең 50%тан артыгы вакциналаштырылган инде", - диде Һадиуллин.

Министр сүзләренә караганда, ул мәгариф системасында вакцинациянең яхшы дәрәҗәсе булырга чакыра. Моның өчен мәктәп, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәп яны лагерьлары хезмәткәрләре арасында аңлату эшләре алып барыла.

«Пандемия узмады, әмма без эшләргә, балаларны тәрбияләргә тиеш, шуңа күрә вакциналаштырырга чакырабыз. Республика мәктәпләре хәзер дә үз эшләрен ләвам итәләр, яңа уку елына әзерлек бара. Балалар бакчалары штат режимында эшли. Һәм дистанцион укыту формасына күчәргә җыенмыйбыз, без аңа уку елы дәвамында да күчмәдек», — дип ассызыклады мәгариф һәм фән министры.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International