Татарстанда быел Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны 213 кешегә кадәр арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Бу узган елга караганда күбрәк. Бу безнең горурлыгыбыз һәм алтын фондыбыз. Без тугызынчы ел рәттән олимпиадалар саны буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала Россиядә өченче урында торабыз", - дип сөйләде мәгариф һәм фән министры.
Һадиуллин Бөтенроссия олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләренә университетларга кергәндә ташламалар каралганын билгеләп үтте. "Гадәттәгечә, бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул иткәндә югары уку йортлары укырга керүчеләрнең кайбер шәхси казанышлары өчен баллар исәпләргә мөмкин. Гомумән алганда, өстәмә рәвештә 10га балл өстәлергә мөмкин", - дип ассызыклады ул.
Министр быел беренче булып вузлар олимпиадачыларны, ташламалары булган абитуриентларны һәм максатчан абитуриентларны кабул итәчәк, дип өстәде. Аннары югары уку йортлары абитуриентларны конкурс исемлегеннән төп бюджет урыннарына кабул итәчәк.