Илсур Һадиуллин Татарстанда башлангыч сыйныф укытучыларының җитмәве турында белдерде

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада башлангыч сыйныф укытучыларының җитмәве турында белдерде. Бу хакта төбәкнең мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

"Безгә башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Бу зур проблема. Безнең педагогик вузлар һәм көллиятләр әзерлек алып барсалар да, барыбер дә башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ зур. Республикада яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр ачыла. Быел гына да тугыз мәктәп төзелә», - дип сөйләде министр.

Һадиуллин ассызыклаганча, Татарстанда шулай ук математика, физика, химия һәм биология укытучыларына да ихтыяҗ бар. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, педагогик белгечлекләргә керә торган абитуриентлар белән эшләү мөһим юнәлеш булып кала.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы, 2016 елдан Татарстанда булачак укытучыларны республикада дефицитлы фәннәр буенча әзерләүгә стипендиаль ярдәм проекты гамәлгә ашырыла, дип өстәде. Бүгенге көндә әлеге проектта 600 студент катнаша, алар Казан федераль университетында, Чаллы дәүләт педагогика университетында һәм КФУның Алабуга институтында белем ала. Аларның 250гә якыны полилингваль белем бирү тирәлегендә эшләргә өйрәнә. Министр, әлеге проектта катнашучылар сессияне уңышлы тапшырганда, 15 мең сум күләмендә айлык стипендия алалар, дип ачыклык кертте.

«Ихтыяҗдан чыгып, ел саен әзерлек юнәлешләре үзгәрә. Мәсәлән, быел бу башлангыч белем, математика, тарих, информатика, чит телләр кебек белгечлекләр булачак, - дип йомгаклады ул. - 920 әзерлекле укытучы быел алты педагогика көллиятен һәм тагын 2,8 мең кеше педагогик югары уку йортын тәмамлый. Әмма проблема шунда ки, укуларын тәмамлаганан соң үз шәһәрләренә һәм районнарына  шактые кире кайтмый ".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International