25 июньдә 2021 елның Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе булачак. Укучыларга котлау сүзе белән мәгариф министры Сергей Кравцов мөрәҗәгать итәчәк, яраткан укытучылары — сыйныф җитәкчеләре һәм өстәмә белем бирү, шул исәптән Россия мәгариф министрлыгының «Үсеш ноктасы» педагоглары үзләренең фатихасын бирәчәк.
Бәйрәм көнендә Мәскәү вакыты буенча 12 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләр Россия мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында туры эфирны карый алачак. Илнең барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын шулай ук Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары тәбрик итәчәк. Эфир тамашачылары гаҗәеп чыгарылыш сыйныф укучылары — халыкара фән олимпиадаларында һәм Россия мәгариф министрлыгы конкурсларында җиңүчеләр белән танышачак.
2021 ел Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Нәкъ менә бу тематика бәйрәмнең төп темасы булачак, ә яшь уйлап табучылар, шул исәптән Россия мәгариф министрлыгының "Кванториум" балалар технопарклары укучылары, тамашачыларга үз эшләнмәләрен күрсәтәчәкләр һәм үзләренең фәнни казанышлары турында сөйлиячәкләр.
Бер генә чыгарылыш кичәсе дә күңел тибрәткеч җырлардан башка узмый. Быел махсус бәйрәмгә DaBro төркеме һәм "Хор Турецкий" музыкаль коллективы уртак җыр яздырдылар. Әмма бу бердәнбер иҗади бүләк булмаячак: балаларны Россия киносы, театр һәм эстрадасы йолдызлары тәбрик итәчәк. Константин Хабенский, Павел Деревянко, Оксана Фёдорова балаларга тормыш юлының яңа этабында уңышлар телиячәк. Музыкаль бүләкләр һәм конкурслар белән бәйрәм программасы 25 июньдә узачак. Ә инде хәзер үк сез Выпускник21.рф сайтында бәйрәм открыткасы ясый аласыз, укытучыгызны котлый аласыз, шулай ук үзегезнең "Россиякүләм чыгарылыш - 2021" акциясе стилендә фотосурәтегезне рәсмиләштерә аласыз.
"Одноклассники" социаль челтәре кулланучылары өчен марафон узачак, аның кысаларында #НашВыпускной хештегы астында чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре 2021 елгы чыгарылыш кичәләре белән, шулай ук үзләренең чыгарылыш кичәләре турындагы хатирәләре белән уртаклашачак.
Шулай ук мәгариф министрлыгы "Одноклассники" социаль челтәрендә тематик стикерлар эшләтеп җибәрде, алар ярдәмендә барлык теләүчеләр чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котларга мөмкин. ТikТok белән берлектә мәгариф министрлыгы #Выпускной2021 челленджын оештырды, анда катнашучылар үзләренең мәктәптә ирешкән уңышлары һәм талантлары турында сөйлиләр. Аның кысаларында һәркемгә мәктәп еллары нәрсә бүләк иткәне, ниләргә ирешелүе һәм бу 11 ел эчендә иң күп истә калганнар турында кыска видеоролик ясарга һәм аны TikTok та #Выкной2021 хештегы белән урнаштырырга чыгарырга кирәк. Иң яхшы видеороликлар 25 июньдә мәгариф министрлыгы "ВКонтакте" социаль челтәрендә үткәрәчәк "Выпускной-2021" зур онлайн-бәйрәме вакытында күрсәтеләчәк.