24 һәм 25 июньдә информатика буенча БДИ якынча 113 мең кеше тапшырылачак

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

24 һәм 25 июньдә  якынча 113 мең кеше информатика буенча  бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшырачак. 2021 елда әлеге имтихан беренче тапкыр компьютерларда уздырыла, элек чыгарылыш сыйныф укучылары кәгазь бланкларда имтихан эшен яза иделәр.

Имтиханда катнашуга гаризаларны якынча 113 мең кеше биргән, шул исәптән агымдагы уку  елының якынча 102 мең чыгарылыш сыйныф укучысы. Имтихан компьютерларда БДИ үткәрү өчен билгеләнгән махсус программаларны кулланып узачак. Эш кыска җаваплы 27 биремне үз эченә ала, шул исәптән база дәрәҗәсендәге кактлаулылктагы  ун төп биремне, 13е — югары һәм дүртесе — үтә дә югары катлаулылыктагы биремне. Компьютерда имтихан тапшыру өчен гамәли программалаштыру, электрон таблицалар белән эшләү һәм мәгълүмати эзләнүгә биремнәрнең яңа формалары эшләнде.

Анда катнашучыларга текст мөхәрриренә, электрон таблицалар мөхәрриренә, программалаштыру системасына керү мөмкинлеге бирелә. Программалаштыру буенча биремнәрне үтәү С++, Java, C#, Pascal, Python, мәктәп алгоритмик теле кебек программаларда рөхсәт ителә. Интернеттан файдалану рөхсәт ителми. Барлык җаваплар автомат рәвештә экспертлар катнашыннан башка тикшереләчәк. БДИның дәвамлылыгы өч сәгать 55 минут тәшкил итә.

Информатика буенча БДИда билгеләнгән минималь балл,  югары уку йортлары абитуриентлары өчен үтү бусагасы 40 баллны тәшкил итә. Нәтиҗәләрне 8 июльдән дә соңга калмыйча белергә мөмкин. БДИ тапшыруның барлык пунктларында Роспотребнадзорның ковидка каршы  таләпләре үтәләчәк, дип өстәделәр Рособрнадзорда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International