18 июньдә Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы парламент делегациясенең Алабуга шәһәренә эш визиты булды. Парламентның фән, мәгариф, мәдәният, туризм һәм милли сәясәт комитеты депутатлары белән ТР Дәүләт Советының профильле комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова очрашты.
Удмуртия Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният, туризм һәм милли сәясәт даими комиссиясе рәисе Татьяна Ишматова һәм даими комиссия рәисе урынбасары Петр Басов җитәкчелегендә Удмуртия Дәүләт Советы депутатларының Алабугага эш сәфәренең максаты – полилингваль белем бирү комплекслары эшен оештыру тәҗрибәсен өйрәнү иде.
Удмуртия кунаклары полилингваль программалар уңышлы гамәлгә ашырыла торган берничә белем бирү объектында булдылар. Аерым алганда, "Киләчәк" 39 нчы балалар бакчасында, "Адымнар-Алабуга" полилингваль белем бирү комплексында булдылар, анда башлангыч мәктәп эше, татар телен өйрәнүне оештыру, медиаүзәк һәм кванториум эшчәнлеге белән таныштылар.
Татарстанда полилингвиаль белем бирүне үстерү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, 2019 елдан республикада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы буенча эшләнгән полилингваль белем бирү концепциясе гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта берәр полилингваль комплекс Казанда һәм Алабугада эшләп килә. Якын арада республика шәһәрләрендә тагын дүрт полилингваль белем бирү комплексы ачу планлаштырыла. Шулай ук шәһәр яны өстәмә белем бирү үзәген булдыру планлаштырыла.
Алабуга полилингваль комплексында балалар бакчадан ук рус, татар һәм инглиз телләрендә аралашалар. Процесска әти-әниләр актив кушыла. “Адымнар” полимәдәни комплексында (Белемгә һәм татулыкка юл) ата-аналарның үзләрен дә укыта, белем бирү программалары белән таныштыра торган Ата-ана университеты төзелде.
2 нче сыйныфтан башлап, мәктәптә музыка, физкультура, ИЗО һәм әйләнә-тирә дөнья кебек фәннәр алып барыла. 7 нче сыйныфтан инглиз телендә география, биология, чит ил әдәбиятын укыта башлыйлар. Полилингвальлык даими рәвештә укудан тыш эшчәнлектә дә кулланыла.
"Бу чыннан да уникаль тәҗрибә! — дип уртаклашты тәэсирләре белән Удмуртия Дәүләт Советының парламент комиссиясе рәисе Татьяна Ишматова. — Укучыларның барысы да татар телен үзләштерү өчен полилингваль тел сайлап, яисә татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр өчен билингваль траектория сайлый. Төп бурыч — тел дәресләрендә генә түгел, ә мөмкин кадәр ешрак кулланылсын өчен предмет-тел өйрәтүне оештыру".
Удмуртия делегациясе шулай ук гадәти мәктәп базасында оештырылган Университет мәктәбе эшен оештыру тәҗрибәсе белән танышты.
Татьяна Ишматова визит барышында ассызыклаганча, тәҗрибә алмашу һәм белем бирү процессы үзенчәлекләре белән танышу, шул исәптән полилингваль методикалар кулланып, Удмуртиядә мәгариф системасын камилләштерү, туган һәм чит телләргә өйрәтүнең яңа прогрессив механизмнарын кертү, гомуми, урта һәм югары белем бирү учреждениеләре арасында коллаборацияне үстерү буенча тәкъдимнәр эшләү өчен нигез булачак.