Казан укучылары түләүле стажировкалар уза алачак

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Казанда укучылар өчен "Үзең эшлә" түләүле стажировкалар сервисы эшли башлады. Яңа проектны "Игелекле эшләр" хәйрия фонды эшләтеп җибәрде. Үз идеяләрен тормышка ашырырга һәм моның өчен яшүсмерләргә бүләк алырга тәҗрибәле остазлар ярдәм итәчәк.

Сервистан 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге казанлылар файдалана ала. Алар үзләрен кирәкле һөнәрләрнең дизайнерлары, режиссерлары, операторлары, алып баручылары, smm-менеджерлары һәм башка белгечләре ролендә сынап караячак.

Гаризалар 29 июньгә кадәр кабул ителә, стажировкалар үзләре 1 июльдә башлана.

Өстәмә мәгълүматны социаль челтәрләрдәге проект битендә яисә 7(843)246-20-55 телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International