Россия югары уку йортларында яңа уку елын 1 сентябрьдә башлау планлаштырыла, формат буенча карар августта кабул ителәчәк. Бу хакта президентның хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсе барышында фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр итте.
- Булачак уку елын барлык югары уку йортларында 1 сентябрьдә башларга планлаштырабыз. Шул ук вакытта уку елы башлану форматы турында соңгы карар агымдагы елның августында эпидемиологик торышны һәм белгечләрнең фикерен исәпкә алып кабул ителәчәк, - диде министр. - Хәзер Россия Ректорлар берлеге һәм башка хезмәттәшләр белән университетлар эшен оештыру үзенчәлекләре тикшерелә. Министр сүзләренчә, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе югары уку йортлары ректорлары советы инициатива белән чыгыш ясады: яңа уку елында югары уку йортларының эшен катнаш форматта башлап җибәрергә, көндезге бүлекне профилактик чаралар белән бәйләргә. Киләсе атнада без бу тәкъдимне Россия Ректорлар берлеге мәйданчыгында Россиянең барлык ректорлык бергәлеге белән бергәләп тикшерәчәкбез.
Фикер алышына торган мәсьәләләрнең мөһимлеген һәм әһәмиятен аңлап, 21 июньдә министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында без моңа аерым игътибар бирдек. Мин илнең барлык университетлары ректорларына, укытучыларга һәм хезмәткәрләргә, студентлар бергәлегенә нормаль тормыш һәм уку ритмына тизрәк кайтуга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттем. Бу барыбызга да, гомуми позициябезгә һәм уртак тырышлыкка тигез дәрәҗәдә бәйле. Әле узган ел, августта, без университетларның бурычы — яшьләрдә гомуми мәдәният өлеше буларак, яңа санитария культурасын формалаштыру дип килештек. Бүген бу тагын да актуальләште. Югары уку йортлары җитәкчеләре бу юнәлештә системалы һәм эзлекле эшләргә өметләнәләр.