Татарстанда 2,4 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы беренче тапкыр компьютерларда информатика буенча БДИ тапшырачак

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда 24 һәм 25 июньдә 2 455 укучы информатика һәм ИКТ буенча БДИ тапшырачак. Быел имтихан беренче тапкыр компьютерларда үткәрелә, элек чыгарылыш сыйныф укучылары кәгазь бланкларда имтихан эшен башкара иделәр.

"Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары информатика буенча беренче тапкыр компьютер формасында БДИ тапшыралар. Ел дәвамында бу имтиханны федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә өч тапкыр сынап карадылар, ул уңышлы узды. БДИ уздыруның барлык пунктларында яңа компьютерлар куйдылар. Бүген имтиханга 1691 кеше гариза бирде, иртәгә — 764 кеше», - дип сөйләде журналистларга ТР мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин Казанның имтихан уздыру пунктларының берсе булган 8 нче гимназиядә. Мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, бүген имтихан үткәрү өчен 66 пункт ачылган, 2 меңнән артык педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән. Иртәгә имтихан үткәрүнең 25 пункты оештырылачак, аларда мең педагог эшләячәк.

Имтихан эше махсус программа белән тәэмин итү ярдәмендә башкарыла. Ул кыска җаваплы 27 биремне үз эченә ала: база дәрәҗәсендә катлаулылыклы ун бирем, 13е — югары  катлаулылыктагы һәм дүртесе — үтә дә югары катлаулылыктагы биремнәр. Имтиханны компьютер формасына күчергәндә практик программалаштыруга, электрон таблицалар белән эшләүгә һәм мәгълүмати эзләүгә биремнәрнең яңа формалары эшләнде.

Биремнәрне үтәгәндә катнашучыларга текст мөхәррире, электрон таблицалар мөхәррире һәм программалаштыру системасы мөмкин булачак. 3 сәгать 55 минут дәвам иткән бөтен имтихан дәвамында интернетка керү тыелган. Барлык җаваплар автомат рәвештә экспертлар катнашыннан башка тикшереләчәк. Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, имтихан үткәрү пунктларына мәгълүмат тапшыру Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгенең якланган каналлары һәм махсус элемтә аша башкарыла.

"Чыгарылыш сыйныф укучылары бары тик теркәү бланкларын гына кәгазьдә тутыралар, ә биремнәрне компьютерда үтиләр һәм саклыйлар. Имтихан үткәрү пунктларын имтихан материаллары белән дисклар алды. Ә имтихан көнендә Федераль тест үзәгеннән ачкычлар алабыз. Имтихан уздыру пунктларында һәм аудиторияләрдә видеокүзәтү алып барыла, җәмәгать күзәтүчеләре эшли ", - дип ассызыклады ул.

Министр БДИ Роспотребнадзор киңәш иткән санитария-эпидемиологик чараларны үтәү белән үткәрелә, дип өстәде.

"Укучылар югары уку йортларына укырга керү өчен максат куйганнар, яхшы нәтиҗәләр алугпа кызыксынулары бар. Информатика буенча БДИның минималь бусагасы 40 балл тәшкил итә, ә вузларга керү өчен, ким дигәндә, 44 балл җыярга кирәк, - дип билгеләп үтте Илсур Һадиуллин.

Татарстанда информатика буенча БДИда быел 2 319 укучы гариза язган, узган елгы чыгарылышлардан  129 кеше һәм көллият һәм техникумнарның җиде студенты информатика фәненнән имтихан тапшырачак. Имтихан нәтиҗәләре 8 июльдән дә соңга калмыйча билгеле булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International