Чаллыда «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә шахмат сыйныфы ачылачак

2021 елның 25 июне, җомга

Бүген Чаллының 15 нче балалар иҗаты йортында шахмат классы ачыла. Учреждениегә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм илкүләм проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү буенча комиссия рәисе Татьяна Ларионова киләчәк.
Парламентарий илкүләм проектлар кысаларында Чаллыда объектларның ничек төзелүен тикшерәчәк һәм бәяләячәк. 2021 елның февраленнән май аена кадәр «Мәгариф» илкүләм проекты буенча Татарстан мәктәпләрендә 530дан артык шахмат зонасы ачылды. Гомумән алганда, шахмат зоналары 896 мәктәптә урнаштырылачак.
Татарстанда «Бердәм Россия»  илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тота. Бу максат өчен Татьяна Ларионова җитәкчелегендә республика комиссиясе формалаштырылган.
Ларионова республика комиссиясе әгъзалары белән бергә Шамил Усманов урамындагы капиталь ремонт уза торган юлны (Халыклар дуслыгы проспекты белән кисешкән урында) караячак, «Яшьлек» микрорайонында төзелә торган 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасында булачак һәм «Кама» агросәнәгать комплексы белән танышачак.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International