Татарстанда яңа форматта информатика буенча БДИ үткәрү өчен 1800 компьютер сатып алганнар

2021 елның 25 июне, җомга

Информатика һәм ИКТ буенча БДИ быел беренче тапкыр компьютер формасында үткәрелә. Татарстанда бу имтиханны оештыру һәм үткәрү өчен махсус 1800 яңа компьютер сатып алынган.

"Имтихан үткәрү пунктларының барысында да яңа компьютерлар урнаштырылды. Чөнки компьютер паркын яңартмыйча, кирәкле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Татарстан Хөкүмәте һәм президенты безне бу яктан хупладылар", - дип сөйләде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Ел дәвамында әлеге имтихан төбәк һәм федераль дәрәҗәдә сынау узды, бу имтихан үткәрү пунктларының персоналын һәм БДИда катнашучыларны әзерләргә мөмкинлек бирде.

Имтиханны компьютер формасына күчергәндә практик программалаштыруга, электрон таблицалар белән эшләүгә һәм мәгълүмати эзләүгә биремнәрнең яңа формалары эшләнде.

Татарстанда информатика буенча БДИ 24 һәм 25 июньдә 91 имтихан үткәрү пунктында узачак, шул исәптән өй шартларында — ике пунктта — Казанда һәм Чаллыда. Аларда 3 097 педагог эшләячәк. Бу имтиханга барлыгы 2 455 кеше гариза бирде.

Информатика буенча бердәм дәүләт имтиханында катнашучылар кәгазьдә теркәү бланкларын тутыралар, ә биремнәрне компьютерда башкаралар һәм саклыйлар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International