Татарстан университеты «Мәгарифтә шәхескә бәйле потенциалны үстерү» консорциумына керде

2021 елның 25 июне, җомга

Тугыз университет һәм институт «Мәгарифтә шәхескә бәйле потенциалны үстерү» тикшеренү консорциумына кушылды. Җиде педагогика вузы булган "команда"га, шул исәптән, Казан федераль университеты да керде.

Шулай ук консорциумга Чечен дәүләт педагогика университеты, Глазов дәүләт педагогика институты, РАНХиГСның Себер идарә институты, Вологда дәүләт университеты, Липецк дәүләт педагогика университеты, Урал дәүләт педагогика университеты, Новосибирск дәүләт педагогика университеты, Тула дәүләт педагогика университеты керде.

Хәзер консорциумда 16 университет. Берләшмәнең төп бурычлары: эшләнмәләр алмашу, хезмәткәрләр һәм студентлар өчен челтәрле чаралар уздыру, яңа белем бирү продуктлары, шәхси-үсеш алган белем бирү темасы буенча иң яхшы педагогик һәм тикшеренү практикалары булдыру.

Консорциумның төп проекты – 2022 елда «Мәгарифтә шәхескә бәйле потенциалны үстерү»: персоналлаштыру һәм цифрлаштыру»тикшеренү магистерлык программасын эшләтеп җибәрү.

Ул мәктәп һәм балалар бакчалары педагогларына, психологларга, тәрбия эшләре буенча белгечләргә һәм мәгариф идарәчеләренә исәпләнгән. Программаның үзенчәлеге – фәнни-тикшеренү эшләренең гомуми юнәлеше һәм булачак студентларның зур академик мобильлеген тәэмин итү өчен, консорциум әгъзаларының уку дисциплиналары кысаларында модульләрнең үзара бәйләнеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International