Казанда ЮНАРМИЯ хәрәкәтенең республика слеты булып узды

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

23 июньдә Казанда ЮНАРМИЯ хәрәкәтенең республика слеты узды. Слет барышында Татарстанда ЮНАРМИЯ төбәк бүлекчәсенең Тикшерү органнары эшен сайлау, Татарстан Республикасында узган чорда ЮНАРМИЯ төбәк бүлеге Штабы отчетын карау һәм раслау турындагы мәсьәләләр каралды.

Слётта катнашучылар - Татарстанның җирле штаблары башлыклары, төбәк штабы әгъзалары, ЮНАРМИЯ төбәк бүлеге штабы башлыгы, генерал-майор Александр Бородин. Слётның мәртәбәле кунагы - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International