Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе-2021 туры эфирда узачак

2021 елның 25 июне, җомга

Бүген Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә Россия мәгариф министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә Бөтенроссия чыгарылыш кичәсенә багышланган бәйрәм эфиры башлана.

Эфирны мәгариф министры Сергей Кравцовның котлавы ачып җибәрәчәк. Балалар педагоглардан, Россия киносы, театр һәм эстрада йолдызларыннан алган тәэсирләре белән уртаклашачак. Кунаклар арасында шулай ук «Россиянең Ел укытучысы – 2020» конкурсы җиңүчесе, призерлары һәм «Россиянең Ел тәрбиячесе – 2020»конкурсы җиңүчесе дә бар. Чыгарылыш кичәсе Фән һәм технологияләр елы чаралары кысаларында узачак.

Тамашачылар күренекле чыгарылыш сыйныф укучылары – Халыкара олимпиадаларда, мәгариф һәм фән министрлыгы конкурсларында җиңүчеләр, талантлы спортчылар белән танышачак. Балаларга Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары, «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә илдә ачылган өстәмә белем бирү үзәкләре педагоглары мөрәҗәгать итәчәк.

«Хор Турецкого» һәм SOPRANO Арт-төркемнәре барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бүләк ясадылар һәм Dabro төркеме белән бергә «Юность» популяр җырының үз версиясен булдырдылар. Композициянең премьерасы Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе–2021нең туры эфирында мәгариф  министрлыгының рәсми интернет-каналларында һәм Выпускник.РФ сайтында булачак.

Шулай ук эфирны «Одноклассники» социаль челтәрендә дә карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International