24 июньдә «Казан - Пассажирская» тимер юл вокзалының беренче юлына 17 вагон составында хәрби «Хәтер эшелоны» килде.
Мактаулы кунаклар арасында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, “Юнармия” ВВПОД төбәк бүлеге штабы башлыгы генерал-майор Александр Бородин бар иде.
Казаннан 803 яшь армиячесе “ЮНАРМИЯ” хәрәкәтенең муниципаль штаб начальниклары, сыйныф җитәкчеләре, педагоглар озатуында Бөек Ватан сугышы ветераннары турында “Хәтер юлы” күчмә күргәзмәсендә булды, кыр боткасы һәм солдат чәе белән танышты. Вагоннарның берсе яшь армиячеләр хәрәкәтенә багышланган. Балаларны "Хәзерге армия" вагоны гаҗәпләндерде, анда өч ачык платформада хәрби техника үрнәкләре тәкъдим ителгән иде.