Бүген Апас районының Әҗем авылында капиталь ремонттан соң «Әлли-бәү» балалар бакчасы ачылды.
Ачылу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. Тантанага авылның барлык кешеләре җыелды — алар өчен бу зур вакыйга.
Балалар бакчасына Әҗем авылы нәниләре йөри. Торак пункт район үзәгеннән 25 км ераклыкта урнашкан. Авылда балалар бакчасыннан тыш, башка социаль объектлар да бар — авыл клубы һәм фельдшер-акушерлык пункты.
«Әлли-бәү» мәктәпкәчә белем биръ учреждениесе 1991 елда ачылган һәм 20 урынга исәпләнгән. Биредә тәрбияләнүчеләрне укыту татар телендә бара. Хәзер балалар бакчасына 7 бала йөри. Аларга югары белемле ике тәрбияче белем бирә.
Балалар бакчасы район конкурсларында актив катнаша, иҗади конкурсларда призлы урыннар яулый.
Әҗем балалар бакчасы мәгариф объектларын капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында ремонтланды