29 июньдә Казанда “Казан Арена” стадионы каршындагы мәйданчыкта беренче тапкыр гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Казан мәктәпләрен тәмамлаган 5766 кеше бәйрәм кунаклары булачак. Бәйрәм чарасында чыгарылыш укучыларын ниләр көткәне турында бүген эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде.
Спикер искә төшергәнчә, соңгы 12 елда Казанда мәктәпне тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау бәйрәме уздырылган. Бу бәйрәм май аенда бердәм дәүләт имтиханын тапшыру алдыннан узды. "Укытучылар һәм мәктәпне тәмамлаучылар белән берлектә балаларны имтиханнарга әзерләнүдән игътибарсыз калдырмаска һәм имтихан марафоны ахырында алар өчен шәһәр чыгарылыш кичәсе оештырырга дигән карар кабул ителде", - дип сөйләде А.Фәизов.
Бәйрәм чарасы 18.00 сәгатьтә башлана. Укучылар өчен бай эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән. Сәхнәдә «Мальбэк һәм Сюзанна» музыкаль төркеме, «Песни» телевизион тамашасының икенче сезоны җиңүчесе рэпр Slava Slame, «Волга-Волга» вокаль-инструменталь төркеме, шулай ук татар эстрадасы йолдызы Гөлназ Батталова чыгыш ясаячак. "Чыгарылыш сыйныф укучылары бездән махсус рәвештә бәйрәмдә мөмкин кадәр рәсми өлеш кимрәк булсын, ә бию һәм ял итү өчен күбрәк вакыт бирелсен дип сорадылар", - диде А.Фәизов.
Бу кичне чыгарылыш сыйныф укучылары җыелма хор белән бергә Sforzando оркестры аккомпанементы һәм A-class рок-төркеме белән бергә "Балачак кая китә" композициясен башкарачаклар. Кичәнең кульминациясе – традицион мәктәп вальсы булачак. Аны 600 тугызынчы сыйныф укучыларының җыелма хоры җырлавында 150 бию пары башкара, ә аннары күккә азатлык символы буларак йөздән артык күгәрчен җибәрәчәкләр.
Кичәдә шулай ук иң яхшы укучыларны бүләкләү узачак, алар арасында бөтенроссия һәм халыкара профильле олимпиадаларда күпсанлы җиңүчеләр дә бар. "Казан инде алтынчы ел рәттән Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләре буенча шәһәрләр рейтингында өченче урынны тота", - дип билгеләп үтте А.Фәизов.
Бәйрәм 21.30 да матур салют белән тәмамланачак. "Без гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе яхшы традициягә әйләнүен теләр идек", - дип өстәде А.Фаизов.
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин искәрткәнчә, чыгарылыш – һәр кеше тормышындагы иң якты вакыйгаларның берсе, шуңа күрә бәйрәмне лаеклы уздырырга кирәк. "Күпләр үзенең мәктәп чыгарылышын хәтерли. Укучылар тормышында мәктәпне тәмамлау – мөһим этап, шуңа күрә бу бәйрәмнең истә калуын телим ", - дип йомгаклады Д.Калинкин.