Физика һәм тарих буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды

2021 елның 26 июне, шимбә

25 июньдә Татарстанда физика һәм тарих буенча 2021 елның 11 июнендәге БДИ нәтиҗәләре игълан ителде.

Физика буенча 3371 кеше БДИ тапшырган.

1 катнашучы 100 балл алды (2020 елда – 12). 99 баллны 4 катнашучы алды.

429 кеше (12,73%) 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган, 2020 елда физика буенча БДИда катнашучыларның 15,03% ы югары балл җыйган иде.

Татарстан Республикасында физика буенча БДИның уртача баллы – 59,39 (2020 елда – 60,03). 54 катнашучы минималь чикне (1,60%) узмаган.

3 катнашучы, объектив сәбәпләр аркасында, имтиханны вакытыннан алда тәмамлау турындагы актны рәсмиләштереп, сәламәтлек торышы буенча имтиханны вакытыннан алда төгәлләде. Бу катнашучылар физика буенча резерв көннәрдә кабат БДИга кертелгән.

2021 елның 11 июнендә тарих буенча 1569 кеше БДИ тапшырды.

6 катнашучы 100 балл алды (2020 елда – 9). 98 баллны 14 катнашучы алды. 80 һәм аннан күбрәк балл җыючылар 270 кеше (17,21%), 2020 елда тарих буенча БДИ катнашучыларының 22,07% ы югары балл җыючылар булды.

Татарстан Республикасында тарих буенча БДИның уртача баллы 61,57 (2020 елда – 64,09) тәшкил итә. 34 катнашучы минималь бусаганы уза алмады (2,17%). 2 катнашучы имтиханны объектив сәбәпләр буенча вакытыннан алда тәмамлау турында акт рәсмиләштереп, сәламәтлеге торышы буенча имтиханны вакытыннан алда төгәлләде. Бу катнашучылар тарих буенча БДИга кабат резерв көннәрдә кертелде. Имтиханны үткәрү тәртибен бозган өчен 1 катнашучы чыгарылды.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә белергә мөмкин, БДИ катнашучылары барысы да – Рособрнадзорның «ГИА» бүлегендә рәсми сайтында http://obrnadzor.gov.ru/gia/gia-11/rezultaty/ һәм http://checkege.rustest.ru/. Шулай ук «РЦМКО» ДБУ сайтында «Бердәм дәүләт имтиханы» бүлегендә http://rcmko.ru/ege/ бүлегендә имтихан нәтиҗәләрен алу өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасына күчү каралган. Физика һәм тарих буенча  чыгарылган баллар белән килешмәү турындагы БДИ катнашучыларының апелляцияләре 2021 елның 28 һәм 29 июнендә эш көннәрендә кабул ителәчәк. Апелляцияләрне карау 2021 елның 1 июлендә булачак.

Физика һәм тарих сайлау предметы булып тора, шуңа күрә бу фәннәр буенча нәтиҗәне яхшырту өчен бары тик бер елдан, 2022 елда гына бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International