«Президент академиясенең җәйге кампусы» Халыкара мәгърифәти форумы быел 11-24 июльдә «Свияжские холмы» курорт-шәһәрендә узачак, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручылар.
2021 елгы кампусның темасы: New Realities of Human and Personal Interactions: Ideas. Values. Knowledge («Кеше һәм шәхси бәйләнешләрнең яңа чынбарлыклары: Идея. Кыйммәтләр. Белем»).
Конгресста 220 студент катнашу көтелә. Шул исәптән кампуста Татарстанның барлык сайлап алу этапларын узган 80 югары уку йорты студенты катнашачак. Барлыгы 300 гә якын студент гариза бирде. Форумда Ботсвана, Мисыр, Замбия, Һиндстан, Гыйрак, Колумбия, Мозамбик, Непал, Нигерия, Сүрия, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстаннан чит ил студентлары да катнашачак.
«Президент академиясенең җәйге кампусы» Халыкара мәгърифәти форумы Татарстанда 2012 елдан бирле уздырыла. Проект кысаларында сәясәт, икътисад һәм инновацияләр белән кызыксынучы яшьләр Россия хакимияте һәм бизнесы вәкилләре, шулай ук чит ил экспертлары белән әңгәмә кора.