«Dron Race» пилотсыз очу аппаратлары беренче Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр игълан ителде

2021 елның 26 июне, шимбә

Чаллы шәһәрендә пилотсыз очу аппаратларының «Dron Race» беренче Бөтенроссия конкурсы тәмамланды, аны оештыручы –  «Кванториум» балалар технопаркы иде!

 Конкурска гариза биреп, анда катнашучылар  арасында Уфа, Майкоп, Ижевск, Пермь, Чаллы, Ульяновск, Курган, Нефтеюганск һәм Алабуга районының Танай авылы командалары бар иде.

 Конкурста катнашучылар ике төп номинациядә ярыштылар:

 • Трассаны квадрокоптерлар белән тизйөрешле үтү ярышлары;

 • Пилотсыз авиация системаларын кулланып, халык хуҗалыгы бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар конкурсы

 Квадрокоптерларның тизйөрешле очышы "Вираж" автодромында узды. Монда пилотларга старт алып, берничә контроль ноктаны һәм фиништан торган трассаны узарга кирәк иде.

 Квадрокоптерның финишка уңышлы килүе  булып, ул бирелгән эзлеклелектәге барлык контроль нокталарны тулысынча узуы, шул исәптән квадрокоптерның финиш сызыгын үтүен санала.

 Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркыннан Данил Бухаров трассаның тизйөрешле үтүендә җиңүче булды. Икенче урында — Югра шәһәре «Кванториум»ы шәкерте Ренат Максудов, өченче урында — Уфа шәһәренең Амалия Атауллина.

 Проектлар конкурсында Курган шәһәре "Кванториум"ы укучылары Александров Владислав һәм Павел Немков җиңүче булды. Балалар «Программалаштырыла торган стенд» проекты белән беренче урынны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International