2021 елда ТР төзелеш отрядларына 10 мең студент җәлеп итү планлаштырыла
Быел республика төзелеш отрядларына 10 меңгә якын студент җәлеп итәргә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Марат Бариев сөйләде.
РФ Дәүләт Думасы депутатлары яшьләрне, әйтик, студентлар төзелеш отрядларына эшкә урнаштыруны җиңеләйтү өчен гамәлдәге законнарга берничә төзәтмә кабул итте һәм моны закон белән беркетте.
Шулай итеп, яшь кешеләрне эшкә, ә эш бирүчеләрне эш урыннары белән тәэмин итүгә өчен шартлар тудырылды.
«Быел төзелеш отрядлары составында 10 меңгә якын студентны җәлеп итү планлаштырылган. Шуны да билгеләп үтәсем килә, бүгенге көндә барлык яшьләрнең барысы да диярлек эшләп алырга хокуклы», — диде Бариев.
Әмма шуңа да карамастан, депутат сүзләренә караганда, яшьләр өчен бүгенге көнгә кадәр эш белән тәэмин итү һәм эшләп алу мәсьәләләре актуаль проблема булып кала бирә.