Һөнәри белем һәм бизнес өчен кадрлар сервислары төзү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне сайлап алу башланды

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) мәгариф һәм бизнес өчен кадрлар сервисларын булдыру буенча «Һөнәри кадрлар әзерләүнең алдынгы технологияләре» буенча иң яхшы карарлар һәм нәтиҗәле методикалар сайлап алуны уздыра. Проект Россия мәгариф министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Сайлап алуда көллиятләр, югары уку йортлары, өстәмә белем бирү оешмалары катнаша. Гаризалар 2021 елның 12 июленә кадәр «Смартека» уңышлы практикалар белән алмашу платформасы аша бирелә.

17 августка кадәр килгән гаризаларны «Смартека» платформасының профильле экспертлары, шулай ук мәгариф өлкәсе белгечләре, эре эш бирүчеләр вәкилләре бәяләячәк. Җиңүчеләрне 24 августта игълан итәчәкләр. Алар СИА үткәрә торган эксперт сессияләрендә практикаларны тәкъдир итү, шулай ук «Милли технологик инициатива университеты 2035» АКБОның уку курсларына керү мөмкинлеге алачак.

Гаризалар кабул итү турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International