Путин Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларны котлады

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Россия Президенты Владимир Путин мәктәпне тәмамлаучыларны котлады һәм аларга сәләтләрен тулысынча тормышка ашыруларын теләде. Дәүләт башлыгының Бөтенроссия мәктәп чыгарылыш кичәсе уңаеннан мөрәҗәгатен "Россия 24" телеканалы күрсәтте.

"Сезгә алдыгызда ачыла торган барлык мөмкинлекләрдән тулысынча  файдалануыгызны телим. Үз талантларыңны һәм сәләтләреңне тормышка ашырырга һәм ирешелгәннәрдә беркайчан да туктап калмаска, теләсә нинди, хәтта иң катлаулы булса да, сорауларга тулы куәткә җаваплар эзләргә һәм табарга", - дип билгеләде Владимир Путин.

РФ Президенты хәзерге тиз үзгәрә торган шартларда үз белемнәрен һәм тәҗрибәсен даими рәвештә тулыландырырга кирәклегенә игътибар итте. Аның сүзләренә караганда, илдә "үз максатыңны табарга, төрле белгечлекләрдә һөнәри биеклекләргә ирешергә, шулай ук кеше потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек бирүче проектлар һәм мәйданчыклар күбәя бара.

Моннан тыш, Россия лидеры чыгарылыш сыйныф укучыларының сайланган һөнәренә бәйсез рәвештә тирә-юньдәге кешеләргә һәм үз Ватанына файда китерергә омтылуларына ышаныч белдерде. Аның фикеренчә, кичәге укучыларның җиңүләре һәм казанышлары бөтен илнең уңышлары булачак. "Сезнең энергиягезгә, талантларыгызга, сезнең ниятләрегезнең яхшылыгына һәм чисталыгына, сезнең теләсә нинди биеклекләрне яулап ала алуыгызга ышанам ", - дип ассызыклады Владимир Путин. Ул шулай ук чыгарылыш укучыларын, аларның әти-әниләрен, укытучыларын һәм остазларын котлады, чыгышын тәмамлап, бәхет һәм уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International