"Вузга онлайн керү" суперсервисына 500дән артык югары уку йорты кушылган

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Быел абитуриентлар "Вузга онлайн укырга кер" сервисыннан  күбрәк файдалана алачак. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның июнендә Дәүләт хезмәтләре порталында "Цифрлы икътисад" илкүләм проекты кысаларында эшләтеп җибәрелгән суперсервис абитуриентларга Россия югары уку йортларына керү өчен документларны дистанцион рәвештә тапшырырга ярдәм итә. Узган ел проектта нибары 54 вуз булса, 2021 елда анда 442 университет һәм 93 филиал катнашкан.

Абитуриентларга нәрсәләр мөмкин соң? Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүчеләргә керү өчен югары уку йортларын сайларга (быел 5 тән дә артык түгел) һәм бакалавриат һәм көндезге һәм көндезге-читтән торып уку формалары буенча белгеч программаларына керү өчен кирәкле документларның күчермәләрен кушып гариза юлларга мөмкин.

Сервиста 2021 елгы кабул итү кампаниясенең барлык яңалыклары исәпкә алынган. Мәсәлән, бер университетка мөмкин булган гаризалар саны 10га кадәр артты, быел һәр 5 югары уку йортына иң күбе 10 юнәлеш буенча гариза бирергә мөмкин.

Сервис автомат рәвештә БДИ нәтиҗәләрен тикшерә. Әгәр дә гариза бирү вакытына ахыргы нәтиҗәләр юк икән, борчылырга кирәкми. Алар системада урнаштырылганнан соң автомат рәвештә вузга эләгәчәк.

Моннан тыш, абитуриентларның вуз сайларга һәм онлайн документлар тапшырырга гына түгел, ә өстәмә керү сынаулары көннәре турында белергә, конкурс исемлекләрендә үз урынын күзәтергә, укырга кабул итүгә ризалык белән идарә итәргә, гаризага үзгәрешләр кертергә, шулай ук вуздан хәбәрнамә алып, укырга кабул ителү турында белергә мөмкинлек бар.

Фән һәм югары белем министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2023 елга илнең барлык дәүләт югары уку йортлары суперсервиска кушылачак.

Шунысы мөһим: суперсервис ярдәмендә дәүләт иминлеген тәэмин иткән белгечләр әзерли торган, шулай ук законлылык һәм хокук тәртибенә караган югары уку йортларына документлар тапшырырга ярамый. Шулай ук онлайн документларны магистратурага һәм түләүле урыннарга да бирү мөмкин түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International